Татарстан Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бу турнирда команда 12нче тапкыр җиңде.
«Безнең волейболчылар өчен уңышлы сезон! Кичә «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар командасы Россия чемпионатында җиңү яулады, ә бүген Казанның «Зенит» командасы 12нче тапкыр волейбол буенча Россия чемпионы булды!» - дип язган сәясәтче телеграм-каналында.
«Волейболчылар узган сезонның уңышын ышанычлы рәвештә кабатлады. Клуб җитәкчелегенә, тренерлар составына, безнең спортчыларга искиткеч финал өчен һәм, әлбәттә, җанатарларга трибуналарда командага ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт», - дип билгеләп үтте ул.
Фото: © t.me/faridmuhametshin/.
«Булдырасыз, егетләр! Безнекеләр шундый булырга тиеш!» — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул «Зенит-Казан» командасының берничә фотосын да куйган.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Зенит-Казан» волейбол командасы Мәскәүнең «Динамо» командасын җиңде һәм 12нче тапкыр Россия чемпионы булды.