Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда пилотсыз очу аппараты операторлары полкын туплау дәвам итә

Республикада 25 мартка кадәр РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар өстәмә акчалата түләү алачак. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Бүгенге көндә РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акча бирелә. Күптән түгел Татарстан предприятиеләреннән өстәмә түләүләр кертү турында карар кабул ителде.

«Контракт төзегән татарстанлылар 205 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак. Пилотсыз очу аппараты операторы белгечлеген үзләштерү өчен 45 яшькә кадәрге ир-атлар гына кабул ителә», - дип өстәде Евгений Токмаков.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы пилотсыз очу аппараты операторларының Оренбург өлкәсендәге полигонда оештырылган өйрәнүләрдә күнекмәләрен камилләштерүе хакында хәбәр иткән иде. Пилотсыз очу аппараты операторы – пилотсыз очкычлар яки дроннар белән идарә итү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә, шулай ук башка һөнәри бурычларны (мисал өчен, очышның планын төзи яки пилотсыз очкыч ярдәмендә алынган мәгълүматларны эшкәртә) хәл итә торган белгеч.

Пилотсыз очу аппараты операторлары әзерләү белгече, Гром кушаматлы хәрби агентлыкка сөйләгәнчә, булачак пилотсыз очу аппараты операторы, стандарт хәрби әзерлектән (анда мылтыктан ату һәм игътибарлылык керә) тыш, нинди дрон белән эшләвен аңларга һәм аның белән идарә итә белергә тиеш.

«Ничек кенә сәер тоелмасын, элегрәк компьютер уеннары уйнаган кешеләр күп әйберне җиңелрәк үзләштерә», - дип искәртте Гром.

Контракт төзү өчен, паспорт һәм хәрби билет (булган очракта) алып, хәрби комиссариатка килергә кирәк. Моннан тыш, шәхси эш рәсмиләштерү һәм медицина тикшерүе узу өчен «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рәсмиләштерү күп вакытны алмый, медкомиссияне сәгать ярымда узарга мөмкин – барысы да бер урында.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки (843) 221 44 52, 8 (800) 222 59 00 телефоннары аша күбрәк белергә мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus