Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ТР Халыклар дуслыгы йортында чуваш телендәге «Сувар» газетасының 30 еллыгын бәйрәм итәләр

30 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында чуваш телендә чыгучы республика «Сувар» газетасының 30 еллыгына багышланган юбилей чарасы узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.

«Сувар» газетасы Татарстанда 1993 елның августыннан бирле нәшер ителә, аңа ТР Министрлар Кабинеты карары белән нигез салынган. Басма республикада барган иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни вакыйгаларны яктырта. Моннан тыш, ул Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә яшәүче чувашларның тарихы һәм мәдәниятенә багышланган язмалар бастыра, шулай ук чуваш телендәге төбәк басмалары белән хезмәттәшлек итә.

2007 елда «Сувар» газетасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы составына керде. Басма версиядән тыш, газетаның сайты (suvargazeta.ru), социаль челтәрләрдә сәхифәләре бар, басманың Telegram-каналы (t.me/suvargazeta/) да актив үсеш кичерә.

«Сувар» газетасы редакциясе Татарстандагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аның белән бергә басма күп кенә социаль әһәмияткә ия белем бирү, мәдәни, спорт проектларының инициаторы һәм оештыручысы булып тора.

Аерым алганда, 2022 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Нурлат шәһәрендә Татарстанның чуваш урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен республика форумы үткәрелде. Ел саен Буа районы хакимияте һәм Буа шәһәрендәге җирле Чуваш милли-мәдәни үзәге белән хезмәттәшлектә «Сувар» газетасы Кубогына мини-футбол буенча төбәкара турнир оештырыла. Басма «Уяв» һәм «Учук» кебек республика чуваш милли бәйрәмнәре, «Татарстанның чуваш гүзәле» бәйгесе һ.б. чараларның мәгълүмати партнеры да.

«Сувар» газетасы Н.В.Никольский исемендәге премиягә лаек булды, 2022 елда редакция коллективына ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстанның һәм Чувашиянең профиль министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, республиканың чувашлар күпләп яши торган муниципаль районнары башлыклары, Ульяновск өлкәсе, Башкортстан һәм Чувашиядән чуваш гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, «Татмедиа» АҖ составына керүче басмаларның баш мөхәррирләре, Россиядә яшәүче чувашларның Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстанның Чуваш милли-мәдәни автономиясе лидерлары, ТР районнарының чуваш милли-мәдәни үзәкләре рәисләре, журналистлар, газета авторлары, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре юбилей тантанасының кунаклары булачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus