Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Социаль фонд Татарстан гаиләләре нинди түләүләр алуын сөйләде

Татарстан гаиләләре дәүләттән төрле ярдәм чаралары ала. Алар арасында ана (гаилә) капиталы, бердәм пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр бар. Бу хакта бүген Төбәк белән идарә итү үзәге оештырган туры эфир вакытында Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Биш ел элек без балалы гаиләләргә ярдәмнең шундый бербөтен системасы булдырылачагын күз алдына да китерә алмый идек. Бүгенге көндә балалары булган һәр гаилә һәр балага, яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан ярдәм чараларына дәгъва итә ала. Хәзер бу система эшли, һәм аңа барысы да ияләште», — дип билгеләп үтте ул.

Гаиләләр шулай ук бала тугач, өч яшькә кадәр айлык түләүләр, яшь ярым тулганчыга кадәр баланы карауга айлык пособие, гаиләгә бала тапшырганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр ала. Ата-аналарга инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре, шулай ук айлык компенсация түләүләре бирелә.

Гаилә елына багышланган туры эфирлар атна саен Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге рәсми аккаунтында уза. Эфирлар Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Гаилә елына багышланган планнарны тормышка ашыру кысаларында куелган бурычларга багышлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus