Казанда, нормативлар буенча, шәһәр юлларындагы кар өч көн эчендә чыгарыла. Әмма хәзерге һава шартларында моңа 1 атна вакыт кирәк булачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан башкаласы башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов хәбәр итте.
«Көнгә берничә тапкыр барлык юлларны үтәргә туры килә, димәк, кар өемнәре көн саен арта бара. Без, әлбәттә, чыгарабыз, әмма барысын да берьюлы чыгару мөмкинлеге юк», - дип сөйләде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Ул билгеләп үткәнчә, кар Портовая (ике станция), Несмелов, Воровский, Васильченко, Тульская, Гадел Кутуй, Җиңү проспектында урнашкан 8 стационар кар эретү станциясенә җибәрелә һәм 14 камерада эретелә. Моннан тыш, карны вакытлыча саклана торган 12 мәйданчыкка китерәләр.
«17 гыйнварда барлыгы 44 мм явым-төшем булды, бу айлык норманың 95 процентын тәшкил итә. 4 көндә көн саен юлларга уртача 1,1 мең берәмлектән артык техника чыккан. Көн саен юлларда 750дән артык эшче эшли. Төп бурыч - юлларны чистарту һәм кар чыгару», - диде Сәләхетдинов.
Юл хезмәте интенсив режимда эшләде, дип өстәде ул. «Беренче чиратта үзәк юлларны чистартабыз, ярдәмче юлларга, кварталара юлларга һәм бистә юлларына керәбез. Мондый режимда һава шартлары яхшырганчы эшләячәкбез», - дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Аның сүзләренчә, Казанда 17 гыйнварда игълан ителгән «Буран» оператив планы дүшәмбе, 22 гыйнварга кадәр, озайтылды.