Балтач районында кар көртләрен чистартуга район халкы, волонтерлар да кушылган. Бу хакта Балтач районының рәсми төркемендә хәбәр иттеләр.
«Көне-төне буранлап яуган кар шәһәр һәм авыл халкына, юлларны тәртиптә тотучы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә кыенлыклар тудырды. Районыбыз халкы юл чистартучы техникаларга теләктәшлек күрсәтеп, үзләре дә территорияләрне, юлга салган кар көртләрен көрәүдә бердәм булдылар. Норма мәктәбе коллективы, волонтерлар ярдәме белән, мәктәп яны территориясен тиз арада ялт итеп, кардан чистартып куйдылар», – дип хәбәр итә район төркеме.
Шулай ук, Балтач районында өлкәннәрнең капка төпләрен чистартуда да ярдәм күрсәткәннәр.
«Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре ял көннәрендә дә үз тәрбияләрендәге өлкән, ялгыз кешеләрне игътибарсыз калдырмыйлар. Рәхмәт сезгә, егетләр-кызлар», – диелә хәбәрдә.