Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Советы депутаты: Татарстанда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта

Татарстанда махсус операциядә катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр саны арта. Бу хакта махсус хәрби операция буенча Татарстандагы эшче төркем координаторы, «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» партия федераль проектының төбәк координаторы, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева хәбәр итте.

«Бүгенге көндә республикада махсус операциядә катнашу өчен контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр санының артуын күзәтәбез. Өлкән ир-атлар гына түгел, яшьләр дә кызыксыну күрсәтә, аларның кайберләре армиядә хезмәт итәргә дә өлгермәгән», — дип Алсу Нәбиева сүзләрен китерә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Ул искәрткәнчә, Татарстанда ел дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең махсус хәрби операция буенча эшче төркеме, шулай ук ярты елдан артык «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы эшли.

Ул шулай ук Татарстанның хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына тулы һәм һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Әйтик, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 416 бала балалар бакчаларына өстенлекле урнашу хокукыннан файдаланган. Ә кышкы каникулларда хәрбиләрнең балалары Яшьләр эшләре министрлыгы лагерьлары яисә мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Шулай ук махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре 18 яшькә җитмәгән һәр балага 20 мең сум күләмендә түләүгә дәгъва итә ала, моның өчен Татарстандагы Республика матди ярдәм үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу бер тапкыр бирелә торган түләү башка төр ярдәм алганда гаиләнең кереме составында исәпкә алынмаячак.

Нәбиева шулай ук бу елның 31 декабренә кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстаннан махсус операциядә катнашучыларга 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указы гамәлдә булуын искәртте. Ул 2023 елның 31 августыннан соң мобилизацияләнгән һәм контракт төзегән хәрбиләргә кагыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus