Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев (ул республика башкаласында дипломатик эшчәнлеген төгәлли) белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов дипломатның ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, алдагы карьерасында уңышлар теләде һәм ТР белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орден медален тапшырды.
Фәриддин Насриев Генконсул вазифасында аның дипломатик эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәткәне өчен ТР Рәисенә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.