Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кариев театрының «КАРАШ» мәктәбендә Лилия Гыйбадуллина инсценировкасы җиңде

Кариев театрының татар телендә иҗат итүчеләр өчен I «Караш» инсценировка мәктәбе нәтиҗәләрен чыгарды. Аның беренче җиңүчесе – Лилия Гыйбадуллина.

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина Әхмәт Фәйзинең «Айчы мәргән һәм Болан кыз» әкияте буенча инсценировка язган. Әсәр киләсе сезонда Кариев театрында куелачак.

Икенче урында – Илфак Хафизов. Ул Роза Хафизованың «Кирлемән» әкиятенә алынган. Бәйге шартлары буенча, аның әсәре «Казан утлары» журналында басылып чыгачак.

Өченче урын алган Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Фатыйхова һәм Рүзәл Әхмәдиевның инсценировкалары театрның «TAMGA» лабораториясендә эскиз итеп куелачак.

Инсценировкаларны, авторларын белмичә генә, 2 этапта экспертлар бәяләде. Башта алар аннотациягә бәя бирде, аннары Кариев театры артистлары инсценировканың бер өлешен укыдылар.

«Татар милли классикасы буенча балалар һәм үсмерләр өчен сәхнә әсәрләре булдыру безнең хыялыбыз иде. Без моның өчен Россия күләмендә танылган драматург Таисия Букрееваны чакырдык. Ул интенсив курслар уздырды. Безнең катнашучыларыбыз олпат драматурглар һәм режиссерлар белән дә очраштылар. Бик матавыклы, ләкин иҗади рәхәт юл үттеләр», - дип таныштырып үтте Кариев театры директоры Луиза Янсуар.

«Кариев театры эзләнүчән театр. Яшьләр театры андый булырга тиеш тә. Хәзерге вакытта театрларның репертуары бик мөһим мәсьәлә. Татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән әсәрләрне сәхнәләштерү өчен инсценировкалар әзерләү Кариев театры өчен генә түгел, барлык татар театрлары өчен мөһим һәм ярдәм», – диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Минем шундый шәһәрдә яшисем килә, мин шул турыда хыялланам – урамнар буйлар язучылар, рәссамнар, артистлар, режиссерлар, композиторлар йөрсеннәр. Алкоголиклар һәм башка шундый кешеләр азрак булсын иде. Бу минем хыялым. Бу конкурс шуңа нигез бирә, өмет бирә. Монда миңа бик күңелле», – диде театрга эксперт буларак чакырылган драматург Мансур Гыйләҗев.

Инсценировкаларны бәяләгән экспертлар арасында әдәбиятчылар Айсылу Галиева, Әлфәт Закирҗанов, артистлар Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Илфат Камалиев, Энҗе Камалиева, Рафик Таһиров, композиторлар Резеда Әхиярова, Илнар Фазлетдинов, Айрат Шәфыйков, рәссамнар Ленар Гыйльметдинов, Булат Гыйльфанов һәм башкалар бар иде.

  • «КАРАШ» инсценировка мәктәбе программасы буенча 17 егет һәм кыз драматургия нигезләрен үзләштерде. Шулар арасыннан 12 кеше үзләренә ошаган әсәрне сайлап, инсценировканың беренче сәхнәләрен язды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus