«КАМАЗ» К5 буыны үзбушаткыч машинасының кабинасын күрсәтте
«КАМАЗ» санкцияләргә каршы беренче К5 буыны йөк машинасы кабинасы күрсәтелгән видеоролик чыгарды.
Ролик астындагы постта язуларынча, хәзерге вакытта магистраль йөк машинасының 70 проценты Россия детальләреннән тора, бу — 2,3 меңгә якын комплектлаучы төрле частьләр. Барлык компонентларны җитештерү 2024 елда тулысынча локальләштереләчәк.
Яңартылган йөк машинасының Р6 двигателе 460 ат көченә ия һәм ул 500 литр ягулык сыйдырышлы. Шулай ук кузов күләме 20 тоннага кадәр арткан.
Эксплуатациягә керткәнче сынап карау өчен хәзер яңартылган үзбушаткычны компаниянең фәнни-техник үзәгенә җибәрергә планлаштыралар.