Татар милли бәйрәме Сабантуй һәм якут милли бәйрәме Ысыахның уртак яклары бар. Бу хакта Якутскига эш сәфәре вакытында Татарстан вице-премьеры һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белдерде, дип хәбәр итә Якутия-Саха мәгълүмат агентлыгы.
Васил Шәйхразыев Сабантуйның татар теленнән «сабан» һәм «туй» сүзләренең кушылмасы буларак тәрҗемә ителүен аңлатты. Халыкның мәдәни, спорт һәм милли традицияләрен берләштергән бәйрәм язгы кыр эшләреннән соң билгеләп үтелә.
«Шулай килеп чыккан, татарлар бөтен Россия буенча бик тыгыз яши. Һәркем үз территориясендә Сабантуй үткәрә. Әмма аларны берләштерү, күрсәтү, өйрәтү һәм ярдәм итү өчен Федераль Сабантуй үткәрү программасы барлыкка килде. Елдан ел Сабантуйның үз көчен арттыруы безгә бик ошый», — дип ассызыклады ул.
2025 елда Федераль Сабантуй Якутиядә узачак. Чара Себер республикасы белән Татарстан арасында хезмәттәшлек кысаларында оештырыла. 2022 елда төбәк хакимиятләре берничә килешү имзалады. Шул ук елның җәендә Якутиядә Татарстан көннәре узды, параллель рәвештә ул вакытта Ысыахны бәйрәм иттеләр.
«Без якут халкы бәйрәме процессына интеграцияләндек. Сабантуй һәм Ысыах бер-берсенә бик охшаган, әмма башлангычларында зур гына аерма бар. Җитәкчеләребез Айсен Сергеевич [Николаев] һәм Рөстәм Нургали улы [Миңнеханов] очрашкач, безнең ике бәйрәм турында фикер алыша башлады. 2025 елда Якутиядә Федераль Сабантуй үткәрергә кирәк дип тәкъдим ителде», — дип сөйләде Татарстан вице-премьеры.
Быел Федераль Сабантуйны Кемерово өлкәсе кабул итте. Киләсе 2024 елда ул Марий Элда узачак. Якутиядән соң, 2026 елда, бәйрәм эстафетасы Омск өлкәсенә күчә.