Кукмара районының Сабир Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбендә әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы Батров Денис Дмитриевич истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.
Мемориаль тактада: «Батров Денис Дмитрий улы махсус хәрби операция барышында 2023 елның 21 октябрендә батырларча һәлак булды. Бу мәктәптә 2007-2011нче елларда белем алды», — дип язылган.
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрбинең якыннары, укучылар, укытучылар катнашты.
Ул махсус хәрби операция зонасында иптәшен коткарган вакытта батырларча һәлак булган. Денис Батровны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдат мемориалына кызыл канәфер чәчәкләре куелды.