ЛДПР фракциясеннән депутатлар төркеме Дәүләт Думасына аз керем алучылар өчен физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) түләтмәү турында закон проектын кертә. Сүз аена 30 мең сумнан азрак акча эшләүчеләр турында бара. ТАСС хәбәр итүенчә, документның тексты һәм аңа аңлатма язуы аларда бар.
Инициатива авторлары Россия Федерациясе Салым Кодексының 217 маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Аның нигезендә 30 мең сумнан ким керем алучыларның физик затлар кеременә салымы 0 ставкалы булачак. Бу аларга эшләп тапкан акчаларының зур өлешен саклап калырга һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный проект авторлары.
Либерал-демократлар фикеренчә, физик затлар кеременә салымны гамәлдән чыгару өчен 30 мең сум оптималь чик булып тора: ул минималь хезмәт хакыннан ике тапкыр диярлек артык (2023 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 16 242 сум тәшкил итә). Шуңа күрә тәкъдим ителгән ярдәм чарасы «азкеремле гражданнар өчен, чыннан да, сизелерлек булачак».
Хәбәрдә әйтелгәнчә, проектның финас-икътисади нигезләмәсендә язылганча, хәзерге вакытта әлеге ташлама өчен чыгымнарны компенсацияләү өчен кирәк булачак акчаның төгәл суммасын билгеләү мөмкин түгел. Чөнки хезмәт хакы күләме 30 мең сумнан артмаган, федераль бюджеттан һәм төбәк һәм җирле бюджетлардан финанслана торган гражданнар саны турында төгәл мәгълүмат юк.
ТАСС хәбәр иткәнчә, моннан тыш, Россия Хөкүмәтендә проектны эшләнеп бетмәгән дип саныйлар — сәбәбен әлеге чарадан аз керемле кешеләр генә файдаланмаячак, дип аңлаталар. Закон проектының нигезләмәсе салымнан азат итүнең әлеге хокукы белән салым түләүченең гомуми керем дәрәҗәсе, шул исәптән башка эшчәнлек төреннән килгән керем дә кертеп, бәйләми, дип исәплиләр Министрлар Кабинетында. Димәк, салым ташламасыннан азкеремле булмаганнар да файдалана алачак, дип нәтиҗә ясаганнар.
Бүгенге көндә Россия Федерациясендә физик затларның кеременә салым ставкасы — 13 процент, еллык кереме 5 млн сумнан артып киткәннәр өчен 15 процент тәшкил итә.