Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кызыл Яр авылында яңа мәчет нигезенә беренче таш салдылар

Узган шимбәдә Самара өлкәсенең Кызыл Яр авылы читендә 700 урынга исәпләнгән мәчет нигезенә беренче нигез ташы салу тантанасы булды. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы хәбәр итә.

Гадәттәгечә, тантана Коръән сүрәләрен укудан башланды. Шуннан соң аланда урнаштырылган сәхнәдән хөрмәтле кунаклар җыелган халыкны Красноярск районы һәм төбәк өчен мөһим булган бу вакыйга белән котлады һәм сәламләде.

Биредә үк мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәчет төзелешенең идея илһамчысы, җирле дини оешма рәисе Җанибәк Шуриевка һәм Кызыл Яр җирлеге башлыгы Алексей Бушевка Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ташның Красноярск районы оешуга 95 ел тулу елында салынуы символик әһәмияткә ия. Район башлыгы Михаил Белоусов, кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның күпмилләтле муниципаль район өчен тарихи вакыйга булуын ассызыклады.

«Күп еллар дәвамында биредә яхшы күршеләр булып, тынычлыкта, татулыкта һәм иҗади хезмәттә йөздән артык милләт вәкиле яши. Алар арасында биш меңнән артык мөселман бар. Әлбәттә, безнең җирдә мондый объектларның барлыкка килүе бик мөһим», — диде ул.

Кызыл Ярда мәчет төзелеше хәйрия иганәләре хисабына башкарылачак. Әлегә булачак бинаның эскиз проекты гына әзерләнгән. Якын арада проект-смета документациясен әзерләү эше башланачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus