Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан федераль университетында нәшрият эше юнәлеше ачылды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бакалавриатның «Нәшрият эше. Мәгълүмат мохитенең дизайны» дигән яңа программасына абитуриентлар җыялар. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укырга керүчеләргә 20 максатчан урын бирелгән, аны Татарстан Республикасы финанслый. Шулай ук абитуриентлар түләүле урыннарга да гариза бирә ала.

«2022 елда бу программаны ачу өчен лицензия алдык. «Татмедиа» АҖ һәм Татарстан китап нәшрияты белән уку планы эшләнде. Аңа заманча нәшрият бизнесы, менеджмент, маркетинг, нәшрият эшендә һәм медиаөлкәдә дизайн һәм иллюстрацияләү кергән. Моннан тыш, студентлар компьютер версткасын, веб-дизайнны үзләштерәчәк, рус, татар, инглиз телләрендә текстларны редакцияләргә һәм төзәтергә, шулай ук нәшрият эшендә филологик аспектларны өйрәнәчәк», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Аның сүзләренчә, студентларның барлык лекцияләре һәм практик дәресләре компьютер, интерактив такта белән җиһазланган күпфункцияле аудиторияләрдә узачак.

«Нәшрият эше: мәгълүмати мохит дизайны» программасы - бик кирәкле юнәлеш. Креатив индустрияләр өлкәсендәге заманча предприятиеләр, нәшрият һәм реклама фирмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары нәкъ менә шушы профиль белгечләрен көтә», - диде ул.

Укыту программасында «График сәнгать нигезләре», «Иллюстрацияләүдә рәсем практикасы», «Графика һәм график иллюстрацияләре» кебек иҗади дисциплиналар булу сәбәпле, укырга килүчеләр портфолио тәкъдим итәргә тиеш, диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова.

2017 елдан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында График дизайны һәм нәшрият эше укыту-фәнни лабораториясе бар. Биредә студентлар практика уза, проектларны тормышка ашыра, шулай ук авторлык басмаларын эшли алачак. Студентларны нигездә практик белгечләр, докторлар һәм фәннәр кандидатлары, рәссамнар һәм дизайнерлар берлеге әгъзалары укыта.

Уку вакытында студентларның зур компанияләргә урнашу мөмкинлеге була. Алар анда беренче һөнәри тәҗрибәләрен туплаячак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus