5-7 май көннәрендә Санкт-Петербургта коляскада бию буенча Россия чемпионаты узды. Балтачның Смәел авылы кызы Нурсинә Галиева гел уңышлары белән сокландырып тора. Яңа гына Санкт-Петербургта коляскада бию буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, өч көн дәвам иткән чарада өч медальгә ия булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Беренче көнне фристайл категориясе буенча ярыштык, икенче урынга лаек булдым. Икенче көнне гомуми программа, анда 5 бию рәттән биидек, беренче урын яуладым. Өченче көнне ансамбльлар арасында ярыш булды, без Мәскәү командасы белән ансамбль биедек, өченче урын алдык», - дип сөйләде ул.
«Нурсинәне ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын», диелгән хәбәрдә.