Бөтендөнья татар конгрессы янгыннан каза күргән Йолдыз-Эчкен авылына 20 тонналы йөк машинасы белән ярдәм юллады. Йөк машинасы иртән иртүк Курган өлкәсенә юл алды. Гуманитар ярдәмне конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин илтә бара.
Читать дальше...
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын тантаналы рәвештә суга төшерде. Ул Татарстан ихтыяҗлары өчен төзелгән. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
И.И. Шишкинның йорт-музеенда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» темасына XIX республика яшь рәссам конкурсына йомгак ясалды.
Читать дальше...
5-7 май көннәрендә Санкт-Петербургта коляскада бию буенча Россия чемпионаты узды. Балтачның Смәел авылы кызы Нурсинә Галиева гел уңышлары белән сокландырып тора. Яңа гына Санкт-Петербургта коляскада бию буенча Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, өч көн дәвам иткән чарада өч медальгә ия булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...