Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшүе фаразлана, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук синоптиклар көчле җил турында кисәтә, көчәйгәндә, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +7..+12 градус була, көндез +19..+24 градуска кадәр җылытачак.