Шимбә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә, иртән һәм көндез яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +7..+12 градус була.