Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучысын БДИдан чыгарып җибәрү сәбәпләрен әйтте

Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрү тәртибен бозган очракта, чыгарылыш сыйныф укучысын имтиханнан чыгарып җибәрәләр. Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имтихан уздыру пунктында нәрсә эшләргә ярамаганлыгы турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Имтиханга элемтә, электрон-исәпләү техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллары, язмалар, мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чараларын үзең белән алып керү тыела», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, аудиториядән караламаны, кәгазь яки электрон чыганакларда имтихан материалларын алып чыгарга, имтихан биремнәрен фотога төшерергә, белешмә материаллардан файдаланырга рөхсәт ителми.

Чыгарылыш сыйныф укучылары шулай ук имтихан биремнәрен караламага күчереп язарга, имтиханны үткәрү пунктында оештыручы озатуыннан башка йөрергә тиеш түгел, диде министр. «Имтихан вакытында сөйләшү, урыннан күчеп утыру,  материаллар һәм предметлар белән алмашу тыела», - дип өстәде ул.

Һадиуллин сүзләренчә, БДИда катнашучы сайлап алган фәннәрдән минималь балл җыймаган очракта, бер елдан соң гына имтиханны яңадан бирә ала.

«БДИ уздыру пунктларының аудиторияләрендә ике камера, ситуацион үзәк һәр баланың ничә тапкыр чыгуын һәм керүен, кая каравын күзәтә. Шпаргалка кулланырга маташу булса, бала имтиханны уңышлы тапшыруга өметен югалта. Чөнки имтиханны тапшыру бер елга кичектерелә», - дип йомгаклады ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus