Язгы чакырылыштан кичектерү өчен оборона-сәнәгать комплексы оешмалары хезмәткәрләренең исемлеге Россия Саклану министрлыгына җибәрелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Биредә 2023 елгы язгы чакырылыштан кичектерү өчен дәүләт оборона заказы биремнәрен үтәүгә җәлеп ителгән оборона-сәнәгать комплексы оешмалары хезмәткәрләренең исемлеге хакында сүз бара», - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Уңай карар кабул ителгән очракта, әлеге чаралар элегрәк Кораллы көчләрдә хезмәт итмәгән һәм хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә ия чакырылыш яшендәге хезмәткәрләрне урыннарда саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин, Улан-Удэ авиация заводына килгәч, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оборона ведомствосы өчен хәрби хезмәттән кичектерү буенча өстенлекле һөнәрләр исемлеген әзерләве хакында сөйләгән иде.