Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда булачак ташуга әзерлек турында фикер алышты. Ул шәһәр һәм район халкына сак булырга киңәш итте, шулай ук яз җитү белән су басуга каршы чараларның аерым статуска ия булуын ассызыклады. Бу хәл тиешле хезмәтләр тарафыннан даими контрольдә тотыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиядә яшәүчеләрнең үз хезмәт хакына өстәмәләргә хокукы бар, алар гамәлдәге законнарда язылган, дип сөйләде белгеч. Мәсәлән, хезмәткәр зарарлы яки куркыныч производствода, шулай ук махсус климат шартлары булган җирләрдә эшләсә, ул компенсация алырга хокуклы. Бу хакта «Известия»га Европа юридик хезмәте (ЕЮС) юристы Иван Смирнов сөйләгән.
Читать дальше...«Быел «Татарский дворик» проектын тагын өч мәйданчыкта ачарга телибез», - диде Санкт-Петербургтагы «Татарский дворик» рәисе Булат Шәфигуллин.
Тауларда була торган көчле су ташкыны вакытында Төркиянең көньяк-көнчыгышында 14 кеше һәлак булды, тагын 5 кеше хәбәрсез югалды, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы. Көчле явым-төшем аркасында Шанлыурфа һәм Адыяман провинцияләрендә дә йортлар, күперләр һәм юллар су астында калган. «Российская газета» шул турыда яза.
Читать дальше...
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ана капиталын көтелгән инфляция буенча түгел, ә чын (факттагы) инфляция буенча индексацияләүгә гарантия бирде. «РИА Новости» шулай дип яза.
Читать дальше...Васил Шәйхразыев татарлар тиз арада оешып, бер-берсенә илнең төрле почмакларыннан ярдәм итә алуын сөйләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Читать дальше...«Каз өмәсе» фестивале, Сабантуйдан кала, татар милләтенең икенче зур проектына әйләнеп килә», - диде ул.
17 мартта 17.00 сәгатьтә Татар китабы йортында балет артисты, татар биючесе, хореограф Рудольф Нуриев туган көндә Рабит Батулла сценарие буенча төшерелгән фильм күрсәтелә.
Читать дальше...
«Пушкин картасы» яшьләр программасын Татарстан кинотеатрлары өчен нәтиҗәлерәк тормышка ашыру максатында юл картасы эшләргә кирәк, дип белдерде республиканың мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова. Ул «точкалы эшкәртү» өчен пилот кинозаллар сайларга тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.
Читать дальше...Башкортстан хатыннары мобилизацияләнгән ирләрен, улларын сугыштан коткарырга тели. Алар сүзләренчә, 200 ирнең 27се инде сугышта үтерелгән. Мәетләре сугыш кырында атналар буе ята, диләр...
Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Зур күләмдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Читать дальше...
Татарстанда дәүләт граждан хезмәте вазифалары өчен билгеләнгән яшь чиге – 65 яшьтән өлкәнрәкләргә хезмәт итү срогын озайту мөмкинлеге бирелә торган исемлекне киңәйтәчәкләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар шундый закон проектын хуплады.
Читать дальше...«Барханчыктагы мәчетебезне төзергә Рәис булыша дигән сүзне ишеткәч, бөтен авыл халкы Татарстан һәм Рөстәм Миңнеханов өчен дога калды», – диде ул.
Татарстанда терлекләрдә түләмә (сибирская язва) чирен профилактикалау өчен махсус чаралар үткәрелә. «Татар-информ»га республика Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина бу авыруның ничек йога алуын сөйләде.
Читать дальше...
Бүген Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында журналист Рифат Йосыповны искә алу кичәсе булды. Чарада аның абыйсы Фаил Йосыпов, улы Данил Йосыпов, «Нәсыйхәт» тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, журналист, танылган алып баручы Илдар Кыямов, «Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бар иде.
Читать дальше...
Мәгълүматларны чагыштыру өчен гражданнарга хәрби комиссариатларга повесткалар бирү – гадәти практика, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Ул билгеләп үткәнчә, бу эш даими алып барыла.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты.
Читать дальше...2021 елның ноябреннән бирле рәшәткә артында утыручы Лилия Чанышева ни ире, ни әти-әниләре белән сөйләшә дә, күрешә дә алмады.
11 мартта Түбән Новгородта Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең «DAYAN» ансамбле «Нижгар ярминкәсе эзләреннән» дип аталган Россия халыклары Бөтенроссия фольклор-этнографик фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бөтен илдән килгән авыл эшмәкәрләре җыены булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында әлеге вакыйганың мизгелләре сурәтләнгән фотолар куйды.
Читать дальше...
Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй районы эшмәкәре Айрат Абдуллов пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясау белән шөгыльләнүен һәм әлеге бизнесы белән ил күләменә чыгарга теләвен әйтте.
Читать дальше...
Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе 2018 елда узган операция белән Россия рекордлар китабына керде. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Читать дальше...В поездку отправились победители конкурса «Наш культурный почтальон».
Республиканың 59 кануныннан "президент" сүзен алып ташлаячаклар. Шул ук вакытта депутатлар Рөстәм Миңнехановны әле дә президент дип санауларын әйтә.