Татарстан экологларына Казанның Идел буе районы Алтаң бистәсендәге чокырны калдыклар белән күмүләре хакында хәбәр килгән. Алар, урынга барып, махсус техника һәм закон бозучыларны тоткарлаган. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Инспекторлар территорияне тикшергән вакытта махсус техникага тап булган, шуның ярдәмендә закон бозучылар чокырны туфрак калдыклары белән күмгән. Экологлар аларның бу гамәленә чик куйган, лаборатория белгечләре исә пычрата торган матдәләрнең күләмен билгеләү өчен туфрак пробасын алган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Чокырның гомуми мәйданы 25 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер экологлар махсус техниканың хуҗаларын һәм җир кишәрлегенең милекчесен ачыклый. Алардан санкцияләнмәгән чүплекне бетерүне таләп итәчәкләр.