Дәүләт символлары турындагы республика законында «Татарстан Республикасы суверенитеты» сүзен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге» сүзләренә алыштырырга телиләр. ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар шул хактагы закон проектын хуплады.
Документ законны Татарстан Конституциясе нигезләмәләренә тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән, дип искәртте парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
«РФ Конституциясе, Россиянең күпмилләтле халкыннан тыш, суверенитет һәм хакимият чыганагының башка төрләре кулланылуга юл куймый. Шулай булгач, Россия суверенитетыннан тыш, бүтән төрле дәүләт суверенитетын да күздә тотмый», - диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, «Россия суверенитетының, РФ Конституциясе нигезендә, дәүләт хакимиятенең бердәм системасында булган суверен хакимиятнең өстенлек һәм бәйсезлеккә ия ике дәрәҗәсе барлыгын кире кага». Ягъни республикаларның да, Россиянең башка субъектларының да суверенитетын рөхсәт итми.
Комитет Дәүләт Советына әлеге закон проектын парламентның алдагы утырышында беренче һәм өченче укылышларда карарга тәкъдим итте.