Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны архиерей дәрәҗәсе бирелүнең 25 еллыгы белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Татарстан митрополиясе сайтында урнаштырылган.
«Үзегезне дингә хезмәт итүгә багышлап, сез инде дүрт дистә елдан артык җәмгыятебезне әхлакый яктан камилләштерүгә, Россия Федерациясендә динара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга лаеклы өлеш кертәсез», - диде республика җитәкчесе.
Ул митрополит Кириллның «илебезнең төрле шәһәрләрендә үз эзен» калдыруын билгеләп үтте.
«Шунысы куанычлы, Сез бүген Татарстан Республикасында шушы катлаулы заманда да дәүләт һәм чиркәү арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү, социаль әһәмияткә ия карарлар һәм программаларны гамәлгә ашыру, безнең күпмилләтле республикада яшәүче барлык халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен пастырьлык сәләтен һәм оештыру сәләтен күрсәтәсез», - диде Миңнеханов.