Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюковны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Шундый карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары һәм ТР Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары иҗтимагый хәйрия оешмасының мактаулы рәисе Мостюков Илдус Шәйхелислам улын «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен « ордены медале белән бүләкләргә», – диелгән документта.
хокукый мәгълүмат порталы
Исегезгә төшерәбез, бүген, 6 мартта, күренекле шәхес 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Рөстәм Миңнеханов юбилярны истәлекле көне белән дә котлады.