Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева: Каллиграфия сәнгате Коръән иңү белән башланган

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, яшь каллиграф, тәзхибче Гөлназ Исмәгыйлева каллиграфия сәнгате Коръән иңү белән барлыкка килгән дип саный.

«Коръәни Кәримнең «Галәк» сүрәсе иң беренче иңгән. Ул «укы» сүзе белән башлана. Укыр өчен аны кемдер язарга тиеш. Шуңа күрә, каллиграфия сәнгате аять иңү белән башланган дип әйтә алабыз. Ул мең еллар дәвамында камилләшкән. Каллиграфиянең мөмкинлекләре чиксез», - диде ул КФУда «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә күргәзмә ачылышында.

Гөлназ Исмәгыйлева каллиграфия ясау өчен кәгазьне үзе ясавын әйтте. «Ул – «мурака» дип атала, кулдан ясалган кәгазь кимендә бер атна кибә. Кәгазь ясау вакытында билгеле бер бүлмә температурасы булырга тиеш, таләпләр үтәлмәсә, кәгазь «шартларга» мөмкин. Нечкә кыл-каләм белән эшлим. Эшләремне тәзхиб һәм каллиграфия техникасында башкарам. Иң борынгы язу стиле – куфи язу төрен кулландым», - дип таныштырды ул хезмәтләре белән.

Ул эшләре белән чит ил күргәзмәләрендә дә катнашкан булган. «АКШ, Алжир, Һиндстан, Үзбәкстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә 60лап күргәзмә оештырылган иде. Әлеге сәнгать төренә Төркиядә өйрәндем. Иң көчле мәктәп Төркиядә урнашкан дип саныйм. Каллиграфия сәнгате белән бергә тәзхиб сәнгатен дә үзләштердем», - дип аңлатты ул.

  • Каллиграфия – матур язу сәнгате. Тәзхиб – ислам сәнгатенең бер төре. Ул кәгазь бите читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарыла. Гадәттә, гарәп каллиграфиясе текстларын һәм көнчыгыш миниатюраларын бизәү өчен эшләнә.

Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, ул эшләрендә чын алтын куллана.

«Тәзхиб һәм каллиграфия – бер-берсен тулыландыра торган ике сәнгать төре. Әмма икесе дә катгый таләпләргә, кагыйдәләргә нигезләнгән. Беренче карашка бизәк күрәбез, ләкин монда бер артык сызык та юк. Барысы да гарәп имлясы белән язылган. Мәсәлән, лабиринтка охшаган бер эшем бар. Игътибар белән карасак, анда Коръәни Кәримнең «Әр-Рахмән» сүрәсе язылган. Аның хикмәте шунда – ул спираль буенча әйләнеп эшләнгән», - диде белгеч.

«2023 уку елында «Татмедиа» белән берлектә «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» белгечлеген ачарга уйладык. Балалар белән эшләү өчен укытучыларны, белгечләрне барлаган вакытта Гөлназ Исмәгыйлева белән таныштык. Аның эшләрен якыннан карарга кирәк, искитмәле хезмәт!» – дип бәяләде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Гөлназ Исмәгыйлева татар теленнән тыш, рус, инглиз, төрек, гарәп телләрен белә. «Халкыбыз мең еллар дәвамында гарәп имлясын кулланган, шунлыктан ул миңа якын. Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет, дигән сүзләр бар. Ана телен, гореф-гадәтләрен белүче кеше – бәхетле кеше», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus