Чаллы шәһәрендә Сөембикә проспектындагы торак йортларның берсендә янгын чыккан. Янгын йортның беренче катындагы фатирда залда башланган. Янгын сагы хезмәтенең 101 номерына бу хакта 17.30 сәгать тирәсендә хәбәр иткәннәр.
Фатирда 87 яшьлек хатын-кыз һәм аның 64 яшьлек улы булган. Янгын сүндерүчеләр аларны махсус битлек белән һавага алып чыккан. Берничә минуттан 7 квадрат метр мәйдандагы яныгынны сүндергәннәр. Йорта яшәүчеләрне эвакуацияләргә кирәк булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Өлкән яшьтәге хатын-кыз белән аның улы төтен исе белән агуланган, аларны хастаханәгә китергәннәр.
Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.