Сабадагы «Дулкын» халык бию ансамбле 60 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте. Бу хакта http://saby-rt.ru сайтында Альмира Мәүлетова яза.
Концерт тамашасы биюләр белән беррәттән моңлы җырлар, юмор, уен коралларында уйнаучы осталар чыгышы белән үрелеп барды. Ахырдан халык аягүрә басып алкышларга һәм чәчәкләргә күмде үзләрен.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин коллективтагы һәрбер биючегә Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.