Иртәгә, 17 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары берникадәр үзгәрәчәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төбәкнең көнбатыш районнарында бераз кар яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Төбәктә төнлә һава температурасы -14..-19 градус, аязганда -22 градуска кадәр (Татарстан башкаласында -14..-16 градус, аязганда – 19 градус) төшәргә мөмкин. Көндез -8..-13 градус (Казанда 9..11 градус) фаразлана.