Композитор Эльмир Низамов «Пирамида»да татар җырларыннан гына торган концерт куячак. «Эльмир Низамов һәм дуслар» дип аталган концерт 17 февральгә билгеләнгән.
«Татар күңеле ул - җыр. Татар кешесенең күңеленә барып җитәргә теләсә, композитор җыр аша барып җитә ала», диде Эльмир Низамов концерт программасына багышланган матбугат конференциясендә.
«Иң танылган җырларны һәм җырчыларны җыеп зур концерт үткәрү хыялым иде. Бу концертның максаты – шул хыялны тормышка ашыру», – дип дәвам итте ул.
Концертта 25-26 татар җыры яңгыраячак. Аларны Камал театры оркестрына кушылып, Идрис Газиев, Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар башкара. Режиссерлык эшен Эльмир Низамов үз өстенә алган. Музыкаль продюсер – Валерий Коротков.
«Концертта җанлы музыка, тере тавыш яңгырарга тиеш. Кайбер җырлар яздырылып, интернет киңлекләрендә булса да, сәхнәдән тере тавышка беренче тапкыр яңгыраячак», - ди композитор.
Эльмира Кәлимуллина концертта биш ялгыз җыр һәм Алинә Шәрипҗанова белән бер дуэт башкарачак. Тамашачы ике җырчының «Улым» дигән җыр премьерасын ишетә алачак.