Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела. Спектакль «Җырлап яшик» дип атала.
«Комедия жанрындагы спектакль Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев юбилеена чыгарылачак», - дип хәбәрне раслады Кариев театры җитәкчелеге.
Спектакльнең темасы - эскапизм, реаль һәм виртуаль тормыш, бүгенге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә тәэсире.
Пьеса Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдиме буенча язылган. Спектакль 8 мартта чыгарга тиеш.