Композитор Эльмир Низамовның «Эльмир Низамов һәм дуслар» дип аталган концертының киләчәктә фестиваль буларак дәвам итү мөмкинлеге бар.
«Эльмир Низамов һәм дуслар» дигән фестиваль турындагы фикер миңа бик ошый. Бәлки, киләчәктә шундый фестиваль барлыкка килер дә. Әлегә бу концертны үткәрик, аннары күз күрер», – диде композитор «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә журналист соравына җавап итеп.
«Алга таба нинди форматта дәвам итәр – уйларбыз. Ләкин андый идея бар», – диде Эльмир Низамов.
«Эльмир Низамов һәм дуслар» – композиторның юбилей концерты түгел. Эльмир Низамов үзенең иң танылган җырларын һәм җырчыларны җыеп зур концерт үткәрү хыялын тормышка ашыра.
«Эльмир Низамов һәм дуслар» дип аталган концертта бары тик татар телендә 25-26 җыр яңгыраячак. Эльмир Низамов музыка һәм җыр сәнгате белән кызыксынган тамашачыны 17 февральдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә көтә. Башлана – 19.00 сәгатьтә.