Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы өчен прототиплар спектакльдән алынган

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын ясау өчен прототиплар спектакльдәге персонажлардан алынган. «Моның өчен театрга бик зур рәхмәт», – диде «Татармультфильм» студиясенең баш режиссёры Сергей Киатров.

«Татармультфильм» берләшмәсе «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын әзерләү барышы турында сөйләде.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле, чыннан да, татар мәдәниятенең легендасы. Монда бөек татар шәхесләре катнашкан – Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов. Аларның исемнәре татар театры сәнгате тарихына һәм татар тарихына алтын хәрефләр белән язылган», - дип сүзгә кушылды берләшмә җитәкчесе Марат Ганиев.

«Анимация студиясе буларак, без мираска бик сак карадык. Без төп сюжет линиясенә зыян китермәскә тырыштык һәм ул килеп чыкты кебек. Без аны спектакль кебек оптимистик рухта эшли алдык кебек», – дип дәвам итте ул.

Спектакльдә Әҗәл персонажына тавыш яздырырга Равил Шәрәфиев чакырылган. Әлмәндәр карт Эмиль Талипов тавышы белән сөйләшә.

«Равил абый башкалар кебек эшләми. Алдан текстларны сорап алды, репетицияләр ясады. Без аның чын мәгънәсендә студиядә уйнавын карап ләззәт алдык», – диде режиссер Сергей Киатров.

«Тавыш яздырырга ризалашу бер елгага икенче кат керү булмыймы икән», дип икеләнеп торган идем, минем каршы килә алмый торган йомшак ягым бар – ризалаштым», – диде матбугат конференциясенә катнашкан Равил Шәрәфиев.

  • Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театрында озак еллар барды. Хәзерге вакытта спектакль курчак театры форматында «Әкият» курчак театрында бара. Түбән Кама театры да әлеге спектакльне куйды, ул хәзер театр репертуарында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus