Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татар моңы» конкурсы җиңүчесе Диләрә Төхвәтуллина Италиянең опера театрында эшли башлый

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының «Академик вокал» номинациясе җиңүчесе, Татарстанның халык артистлары Рамил һәм Илсөя Төхвәтуллиннарның кызы Диләрә Төхвәтуллина Италиянең опера театрында эшли башлый.

«Итальян теленнән тәҗрибә туплыйм, чөнки Италиягә опера театрына эшләргә барам. Мине анда чакырып алдылар. Татар, рус, инглиз, немец, төрек, итальян, француз телләрендә җырлыйм. Казанда туып үстем, Казанның опера театры сәхнәсендә чыгыш ясарга, монда эшләргә, мәдәниятебезгә хезмәт итәргә бик тә хыялланган идем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ла Скала» театрына эшләргә бармыйсызмы?» – дигән сорауга яшь җырчы: «Әлегә җавап бирәсем килми, сер булып калсын», - диде.

Диләрә Төхвәтуллина үзенең тавыш үзенчәлеге турында да сөйләде. «Тавышым – колоратуралы сопрано. Иң югары тавыш. Тавышым операга яраклы түгел иде. Ун ел элек эстрада җырларын башкардым, музыка көллиятендә дә эстрада юнәлешендә укыдым. Тавышым бозыла башлаган иде. Фониатрга баргач, ул миңа: «Син – опера җырчысы», - диде. Эстрада бүлегеннән китәргә туры килде», - диде ул.

«Мин академик вокал юнәлешенә күчтем, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова классына эләктем. Аңа бик рәхмәтлемен, ул гына миңа ышанды. «Юк, мин аны алмыйм, ул эстрада җырчысы бит», - дип әйтәләр иде. Шулай итеп, минем опера өлкәсендә иҗат юлым башланды. Шулай булыр дип кем уйлаган?» – диде җырчы.

«Татар моңы» бәйгесендә катнашып карарга аңа укытучысы Клара Хәйретдинова тәкъдим иткән. «Мин аның классында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыдым. «Татар моңы» конкурсы – минем өчен якын, кирәкле конкурс. Чөнки монда миңа һәр катнашучы, һәр кеше якын, җылы. Монда рәхәт. Җиңүе җиңел бирелде», - диде ул.

Яшь җырчы сәхнәдә тәҗрибәсе булуын әйтте. «Дулкынлану, әлбәттә, бераз гына булса да була. Ул булырга тиеш тә. Мин кечкенәдән концерт-спектакльләрдә, Камал театрында күмәк рольләрдә катнаштым. Шуңа күрә тәҗрибәм бар», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus