Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: «Ак Барс-Динамо» уңышлары - республикада чирәмдәге хоккей үсешенә этәргеч

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Россия чемпионаты суперлигасының алтын медален яулаган «Ак Барс - Динамо» чирәмдәге хоккей хатын-кызлар командасын хөрмәтләделәр. Спортчыларны һәм клуб хезмәткәрләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Искиткеч техника, команда рухы һәм куелган максатка ирешү теләге сезнең җиңүегезне тәшкил итә. Буллитлар сериясендә хәлиткеч матчта безнең командага өченче Россия чемпионнары титулын китерде», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул команданың иң югары нәтиҗәсе – бөтен коллективның планлы, максатчан эш нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Валентина Андреевна Апельганец җитәкчелегендәге команда җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар составына, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә, «Ак Барс Банк» клубы иганәчесенә һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә рәхмәт белдерде.

«Гомуми тырышлык нәтиҗәсендә Татарстанда тренировкалар һәм уңышлы чыгышлар өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган. Команданың рухын ныгытуга сезнең гаиләләрегезнең, дусларыгызның, җанатарларыгызның һәм барлык татарстанлыларның да зур ярдәме кертелә», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов команданың уңышлары – республикада чирәмдәге хоккейны үстерүгә этәргеч һәм үсеп килүче буынга яхшы үрнәк булып торуына игътибар итте. «Бу бик матур, динамик спорт төре. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм киләчәктә искиткеч җиңүләр телим», - дип өстәде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының төрле дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Команданың баш тренеры Валентина Апельганец республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Рөстәм Миңнехановка 2022 елгы сезонда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы алтын медален һәм истәлекле кәшәкә тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus