Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вахит Имамов Башкортстан җирләренә XVIII гасырда күченгән якташларының исемлеген тапты

Тарихчы, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Башкортстанның Ярмәкәй районы Исламбахты авылына XVIII гасырда күченгән якташларының исемлеген тапты.

«Хәзерге Актаныш районының Усы, Минзәлә районының Әтрәкле, Мөшегә авылларыннан (элеккеге Бүләр волостенең Мөшегә төбәге) бер төркем крестьяннар 1742 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы Исламбахты авылына килеп утырган. Алар шул рәвешле Килбәк абыз җитәкчелегендәге халык восстаниесендә катнашканнары өчен җәзага тартылудан котылган», - диде Вахит Имамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Язучы якташларының Ярмәкәй районына күпләп киткәннәрен алдан фаразлаган. Бу фикерне тикшерү өчен ул бүген Исламбахтыга барды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә язучы авылның урта мәктәбе музеенда сакланган шәҗәрәләргә, тарихи документларның күчермәләренә тап булды.

«Сәфәребезне уңышлы дип саныйм. Хәзер Исламбахтыга Мөшегә төбәгеннән күченеп килгән крестьяннар булганына шигем калмады. Документларны фотога төшердем. Бу турыда мәкалә язачакмын», - диде Вахит Имамов.

Алдагы көннәрдә Татарстан язучылары - «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Казан утлары» журналлары баш мөхәррирләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар тормышын өйрәнде. Башкортстанның Ярмәкәй районы Оренбург өлкәсе чигендә урнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus