Кичә 15.10 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Әлмәт районында 43 яшьлек хатын-кыз югалу турында хәбәр килгән. Ул гөмбә җыйганда әти-әнисеннән артта калган һәм адашкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Хатын-кыз коткаручыларга Кителгә торак пункты тирәсендә булуын, әмма автомобиле янына чыгу юлын таба алмавы турында хәбәр иткән.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Коткаручылар югалган хатын-кызның ата-анасын тапкан. Алар югалган кызларының автомобиле янында булган. Кичке сәгать алты тирәсендә хатын-кызны тапканнар.