Иртәгә, 21 сентябрьдә, Татарстанда һава торышы шактый җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада урыны белән яңгырлар явачак. Төбәкнең төньяк-көнбатышында, шул исәптән Казанда да яңгырлар көтелми. Төнлә һәм иртә белән томан төшәчәк.
Татарстан буенча һава температурасы төнге сәгатьләрдә — 4-9 градус, көнчыгышта — +13 градус, башкалада +6 дан +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез +17, +22 градуска кадәр җылытачак (Казанда — +17, +19 градуска кадәр).