Кичә Арча районы Яңа Ашыт авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте, аларны кадерләү хакында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Яңа Ашыт авылында ачылган яңа мәчеткә Әлминә исеме бирелде. Әлминә Нигъмәтҗанова – шушы авылда 20 елдан артык абыстай булып хезмәт иткән, халыкка дин нигезләрен җиткергән шәхесләрнең берсе.
Яңа Ашыт мәчете ике ел эчендә авыл халкының һәм хәйриячеләрнең ярдәме белән сафка басты. Кырык кеше сыйдырылышлы гыйбадәт йорты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, бинага электр уты һәм җылыту системасы кертелгән.
Мәчетнең имамы – Мәгърүф хәзрәт Рәүпов.