Кичә Казанда «Хитон» заводы территориясендә булган янгынның беренчел сәбәбе – электротехника җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» кичә кич Дәрвишләр бистәсендәге «Хитон» заводы территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Үсемлек мае салынган кубалар янды.
Янгын мәйданы 420 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәгән.