Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тукай районында игеннәрне урып-җыю, көзге культуралар чәчү эшләре буенча семинар булды

Бу атнада Тукай муниципаль районында «Игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру» мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов, «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрономнар, механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультантлар, дилерлар, техника белән тәэмин итүчеләр катнашты.

«Сәйдәш» АХП» ҖЧҖ базасында 2023 ел уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Семинарда катнашучыларга тагын бер кат уҗым культураларын чәчүнең һәм көзге чорда аларны карауның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итүгә һәм авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы уңыш алу өчен үсемлекләрне тукландыруга, сортлы орлыклар әзерләүгә һәм югары сыйфатлы орлыклар алуны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.

«Республика аграрийлары беренче миллион тоннадан артык ашлык суктырдылар инде. Бүгенге көнгә 19% мәйданда игеннәр суктырылган. Агротехнологияләрне үтәү - һава шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алу гарантиясе. Безнең алда бер бурыч - һәр елны, коры елмы ул, юкмы, ничек булса да, җыелган ашлык 4 млн тоннадан да ким булмаска тиеш», - диде Марат Җәббаров.

Аннары министр «Сәйдәш» АХП» ҖЧҖ кырларында кыр эшләренең барышы белән танышты һәм комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә акчалата премияләр тапшырды.

Марат Җәббаров күпләргә билгеле алдынгы «Гигант» ҖЧҖендә дә булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus