Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 2,2 млн кв. м торак файдалануга тапшырылды - еллык күләмнең 80 проценты

Татарстанда торак тапшыру планы 79,9 процентка үтәлгән. Бу 2 млн 202 мең кв.м. Шул ук вакытта шәхси торак тапшыру темплары буенча да лидерлар рәтендә.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә,  ел башыннан Татарстанда 10 374 шәхси торак йорт төзелгән. Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 70 процентка бәяләнә: бүгенгә 644 мең кв. метр мәйданлы 148 күпфатирлы йортның 88е тапшырылган. Социаль ипотека буенча гомуми планның 66 проценты үтәлгән.

Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру план буенча бара. Шулай итеп, быел ятим балалар өчен каралган 600 фатирдан 423енә аукцион игълан ителде, 177 торак бинага дәүләт килешүләре төзелде.

Моннан тыш, 22 муниципаль берәмлектә 50 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бүгенге көнгә 25 сертификатның 20се гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итте министр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов объектларны билгеләнгән вакытта файдалануга тапшыруны, барлык нормаларны һәм төзелеш сыйфатын үтәүне контрольдә тотарга кушты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus