Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чиләбедә «Татар гаиләсе» бәйгесе уза

Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе» дип аталган өлкә бәйгесе уза. Конкурс Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер тәкъдиме белән оештырылган Көньяк Уралның гражданлык инициативаларына ярдәм итү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Татар гаиләләре өчен бәйге үткәрү, кешеләргә аларның гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләү, кыйммәтле белемнәрне киләчәк буыннарга җиткерү идеясен Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова тәкъдим иткән.

«Чиләбе татарлары конгрессы балаларга, яшьләргә, гаиләгә игътибар бирә. «Татар гаиләсе» проекты традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм яклауга юнәлдерелгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан бәйгегә Әшә районыннан килгән катнашучылар белән очрашу узды. Гаиләләр танышты, бер-берсен үзләренең татар ризыклары белән сыйлады, гаилә йолалары белән уртаклашты. Очрашу бик җылы һәм күңелле булды. Гаиләләр белән мондый очрашулар традициягә әверелсен иде», – ди Лена Колесникова.

«Татар гаиләсе» конкурсы Көньяк Урал гражданлык инициативаларына ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурста катнашучылардан 14 төрле номинациядә гариза кабул ителде. Җиңүче гаиләләр 2022 елның октябрендә бүләкләү тантанасына чакырылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus