Шәйхразыев Казан мәдәният институты укытучылары белән Сабан туен оештыру турында сөйләште
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Казан дәүләт мәдәният институтында булды.
Васил Шәйхразыев Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре катнашында узган утырышта катнашты. Биредә сүз милли бәйрәмебез Сабан туен оештыру буенча юл картасы проекты хакында барды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Уку йортының ректоры Роза Әхмәдиева Вице-премьерны биредәге эшчәнлек белән таныштырды, диелә хәбәрдә.