Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кабан күле буенда узачак өченче әңгәмә шигърияткә багышлана

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Кабан күле буенда 15 июльдә узачак дискуссия андеграунд шигърияткә багышланганын әйтте.     «Безнең тема - андеграунд шигърияте. Безнең монда төп сорау булып альтернатив музыка, альтернатив хәрәкәт кысаларында иҗат ителгән шигъри текстларның шигърияткә керү-кермәве тора», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  Айдар Шәйхин. 

«Киләсе очрашуның төп спикеры - Ильяс Гафаров. Ул - автор, альтернатив музыканы үстерүче лейбл җитәкчесе һәм шулай ук ул филологик юнәлештә белем алган кеше. Шулай ук чарада яшь шагыйрьләр дә булачак. Шуңа күрә без текстларга берничә яктан караячакбыз», - дип сөйләде Айдар Шәйхин. 

Татар китабы йорты директоры очрашуларга әдәбияттан кала башка өлкә белән дә кызыксынган кешеләрнең килүен әйтте.     «Төрле өлкәдә кайнаган кешеләр әдәбият белән кызыксына. Беренче, икенче дискуссияләрдә без проза, эмиграциядәге әдәбият һәм әдәбиятта хатын-кыз образы турында сүз алып бардык. Мәсәлән, безгә феминизм белән кызыксынучылар да килеп кушылды», - диде ул.

  • Андеграунд поэзия - гомумкабул ителгән кыйммәт, норма, сәнгать һәм традицияләрдән баш тартып, танылмаган, оппозицион юнәлештә язылган әсәр. Андеграунд поэзиянең гомуми үзенчәлеге - әлеге җәмгыятьтә кабул ителгән идеологик тыюларны бозу, стилистик һәм тел чикләүләрен, еш кына мораль нормаларны игътибарсыз калдыру. Кагыйдә буларак, мондый әсәрләр я легаль булмаган рәвештә бастырыла, я басмага өметсез языла. Әмма вакыт узу белән тыюлар көчсезләнә яки бетерелә, әсәр  билгеле бер тоткарлык белән булса да укучыга барып җитә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus