Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган. 35 кеше хастаханәдә дәвалана.
Пандемия башланганнан алып, республикада 152 205 кеше инфекция йоктырган, 148 267 кеше (узган тәүлектә – 103 кеше) ковидтан терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Соңгы тапкыр төбәктә коронавирустан үлем очраклары 25 майда теркәлгән. Covid-19 таралган чорда республикада барлыгы 1 995 кеше инфекция корбаны булган.