12 июньдә Томск өлкәсе Северск ябык административ-территориаль берәмлек территориясендә беренче тапкыр Сабан туе булды.
Северск — Росатом системасының иң зур ябык административ-территориаль берәмлеге. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Табигый парк сәхнәсендә Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары Томскиның башка иҗат коллективлары белән берлектә бәйрәм концерты уздырды. Балалар өчен уен зонасы оештырылды, «Томск өлкәсе Көрәш федерациясе» чыгышлары булды.
Россия көнендә Северск шәһәрендәге Сабантуй бәйрәмендә 700 гә якын кеше булды.