«UenFest» традицион уеннар регионара фестивале җиңүчеләре быел Россиянең иң яхшы аттракционнарында була алачак. Әлеге бүләк иясе иртәгә билгеле була.
Иртәгә Казан Кремленең Туп сарае янәшәсендә II «UenFest» Татарстан халыклары традицион уеннары регионара фестиваленең финал туры узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният ресурсы үзәге.
Халыкара балаларны яклау көнендә – традиция буенча «Казан Кремле» музей-тыюлыгы балалар территориясенә әвереләчәк. Фестиваль 11.00 сәгатьтә тантаналы ачыла.
Алга таба катнашучы командалар өчен җирәбә уздырыла һәм уеннар башлана. Фестиваль программасында - Татарстан авылларында уйналган уеннар, әйлән-бәйлән, халык һөнәрчелеге буенча осталык дәресләре, өстәл уеннары була.
Бәйрәм көн дәвамында барачак. Финал туры нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнәчәк.
Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәдәният ресурслары үзәге оештыра.