Россиядә миллионлы дүрт яңа шәһәр барлыкка килде. Бу хакта 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләреннән билгеле булды. Хәзер мондый торак пунктлар арасына Воронеж, Красноярск, Краснодар һәм Пермь керә, диелә «Смотрим» платформасы хәбәрендә.
«Хәзер Россиядә бер миллионнан артык халкы булган 16 шәһәр бар», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
2010 елгы халык санын алу вакытында миллионлы шәһәрләр исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Казан, Чиләбе, Самара, Түбән Новгород, Ростов Дон, Омск, Уфа һәм Волгоград кергән иде.
Шулай ук Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, алдагы халык санын алу вакытында Россия халкы ике миллионнан артык кешегә арткан.